Пенсия фонды һәм Саклык банкы электрон хезмәтләр күрсәтү буенча уртак проектны гамәлгә ашырды. Әлеге проект Сбербанк-Онлайн электрон системасы аша Россия Пенсия фондының интернет-сервисларына керү мөмкинлеге ача. Хәзер банк клиентлары Пенсия фондының электрон хезмәтләрен банк сайтындагы үз шәхси кабинетларыннан яисә мобиль кушымталардан алу мөмкинлегенә ия.