29 июньдә Лаеш шәһәрендә, "Лаеш техник-икътисадый техникумы" базасында социаль яклау, опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен секцион утырыш узды. Анда Кайбыч районыннан опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарафетдинова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Галиуллина катнашты.