29 июнь көнне, "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Әлеге чара республиканың авылларында һәм шәһәрләрендә 9.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр (Казанда сәгать 9.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр) булачак дип көтелә.
Элеккечә үк, консультацияләрне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституция суды аппараты, ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы Идарәсе, суд приставлары Федераль хезмәте белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе вәкилләре үткәрә.
Түләүсез консультация алу урыннарының адреслары, телефон номерлары Россия юристлары ассоциациясенең региональ бүлеге сайтында alrf16.ru күрсәтелгән.