«ЭКО-Яз 2018» конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

        Бүген 26 июнь көнне җыелыш барышында, Советның актлар залында «ЭКО-Яз 2018» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

        Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.  "Иң яхшы мәктәп" категориясендә диплом белән Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе, "Иң яхшы балалар бакчасы" категориясендә Кече Кайбыч  "Сандугач" балалар бакчасы, "Иң яхшы предприятие" категориясендә  Надежда авыл җирлеге, "Иң яхшы гаилә"  категориясендә Идиятуллиннар гаиләсе бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International