Бүген 26 июнь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы Рушан Хузин, районның баш табибы Гөлнара Сәфиуллина, мәгариф бүлеге башлыгы Ильдар Шакиров докладларын тыңладык.
«Җылыту периодына әзерләнү» доклады белән Кайбыч районының башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Шулай ук доклад белән яфраказык җыю турында территориаль үстерү буенча бүлеге башлыгы Ильсия Ильясова чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында, алдагы атнага төп бурычлар билгеләнде.