25 июньдә район мәдәният йортында Олы Кайбыч чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды.
Мәктәп елларында чын дуслар тапкан, күп шатлыклы мизгелләр, беренче сынаулар, кыенлыклар белән очрашкан егет һәм кызларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
-Һәрберегезне бу сәхнәдән тәбрик итәм, һәрберегезгә уңышлар телим. Уку йортларына матур иттереп кереп, үзегезнең юлларыгызны табып, зур кешеләр булырсыз дип ышанып калабыз. Иң мөһиме, беренчедән әти-әниегезне беркайчан онытмагыз, аларга сез тугрыклы һәм рәхмәтле булырга тиеш. Икенчесе, укытучыларыгызны онытмагыз, чөнки алар сезгә зур өлешен, зур хезмәтен керткәннәр. Аларга сез зур рәхмәтле булырга тиеш. - диде Альберт Илгизәрович. Аннары дәүләт йомгаклау аттестациясен отличиега тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар һәм медальләр тапшырды.
Тантананың соңында кунакларга чыгарылыш сыйныф укучылары белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Концерт барышында егетләр, кызлар хушлашу вальсын әйләнделәр.
Алда — олы тормыш юлы. Аның һәр көне куаныч һәм сөенечләр, яңадан-яңа ачышлар һәм уңышлар китерсен. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!