Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
Сез 11 ел белем алган туган мәктәбегез, хөрмәтле укытучыларыгыз белән саубуллашасыз. Әти-әниләрегездән аерылып мөстәкыйль тормышка аяк атларга җыенасыз. Мәктәп тормышы, бәйге-ярышлар, конференцияләр, бердәм дәүләт имтиханнары – барысы да артта калды. Алда – олы тормыш. Уку йортларына керү, студент еллары.
Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.
Сезнең үз алдыгызга куйган максатларга ирешәчәгегезгә, хыялларыгызны тормышка ашыру юлында сынатмаячагыгызга, кыю, үҗәт, белемле, эшлекле егет-кызлар булачагыгызга ышанам һәм зур уңышлар телим.
Кайбыч
муниципаль
районы башлыгы А. И. Рәхмәтуллин