Волонтер елы кысаларында “Россия волонтеры – 2018” Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә һәм премиясе тапшырыла. Аның максаты – Россиядә волонтерлар мәдәниятен формалаштыру һәм үстерү. Бәйгенең регион этапы 14 марттан алып 1 июльгә кадәр булачак. Бәйгенең Татарстандагы координаторы –“Татарстан Республикасында иреклеләрне үстерү үзәге” төбәк яшьләр җәмәгать оешмасы.
Тулысы мәгълүматне (843) 2318224, 89376221537 телефоннары аша яки электрон почта: ksddrt@rnail.ru аша белеп була.