Олы Кайбычта "Хәтер шәме" акциясе узды

2018 елның 22 июне, җомга

          21 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгы уңаеннан, Олы Кайбычта һәйкәл янында "Хәтер шәме" акциясе узды.

          Акциядә Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, юнармия хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов, шәхси состав һәм полиция бүлеге ветераннары, юнармеецлар, Совет һәм башкарма комитеты, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар, яшьләр катнашты.

          Анда катнашучылар  яу кырларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә , кулларга кабызылган шәм-нәр тотып, бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International