Галия Кайбицкая исемендәге музейның июнь аеның эш планында районның мәктәпяны җәйге лагерьләре белән эшләү төп максат булып тора. Музей эшенең традицион формасы булган экскурсияләр бу чорда да мавыктыргыч һәм отышлы. Җәй җиткәч укудан, дәресләрдән ирекле балалар бик теләп экскурсовод белән әңгәмәдә катнашалар. Музейга Олы Кайбыч, Ульянково, Кошман Иске Чәчкаб, Олы Урсак, Колаңгы һ.б. мәктәп яны лагерьләре килде. Экскурсияләрдә барлыгы 110 артык бала катнашты.