Татарстанның Росреестры: Машина кую урынын милеккә ничек рәсмиләштерергә?

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

         2017 елдан башлап татарстанлылар җир асты автотукталышларда һәм күп катлы паркингларда машина урынын милеккә рәсмиләштерә һәм аның белән эш итә: сата, бүләк итә яки мираска калдыра алалар.

         Бу закондагы үзгә­реш­ләр ярдәмендә мөмкин булды (РФ Гражданнар кодексы, 130нчы маддә), аның нигезендә җир асты автотукталышларда һәм күп катлы паркингларда машина урыны мөстәкыйль күчемсез милек объекты булып таныла. Хәзер закон буенча машина кую урыны - бина яки корылма өлеше, ул транспорт чаралары кую өчен билгеләнгән, аның чикләре бар, алар дәүләт кадастр исәбе турындагы расланган тәртип нигезендә тасвирланганнар. Шул ук вакытта машина урыны торак булмаса, паркингтагы башка биналардан аерымланган һәм изоляцияләнгән булса, ул күчемсез милекнең мөстәкыйль объекты булып таныла.

         Машина кую урынына милек хокукын рәсмиләштерү өчен кадастр инженерын чакыртырга (ул кү­чемсез милек объектын тасвирлаячак һәм техник план төзиячәк) һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы офисы яки Росреестр порталы (rosreestr.ru) аша тиешле гаризаны тапшырырга кирәк. Барлык шартлар үтәлгән булса һәм хокукны билгеләүче документлар буенча сораулар булмаса, милек хокукын теркәү 12 эш көне дәвамында үткәреләчәк.

         Йорт яны терри­то­рия­ләрендә урнашкан машина кую урыннарына килгәндә, алар элеккечә үк гомумйо­рт мөлкәтенә кагылалар һәм барлык фатир милекчеләренең гомуми милеге хокукында өлеш буларак рәсмиләштереләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International