Медицина хезмәткәрләре көне

2018 елның 17 июне, якшәмбе

      Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар! 

      Һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез.

      Медицина хезмәткәрләренә без иң кадерле әйбер - сәламәтлегебезне кайгыртуны ышанып тапшырабыз. Ә бу алардан заманча технологияләрне белүне, иң югары кешелек сыйфатларын, үз-үзеңне аямый эшләүне таләп итә.

      Хезмәтегез, район халкының сәламәтлеген армый-талмый кайгыртуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Намуслы хезмәтегез, талантыгыз, шәфкатьлелегегез, сизгер күңелегез белән сез халык хөрмәтен яуладыгыз.

      Бүген безнең районның медицина учреждениеләре республика стандартларына туры килә, дип горурланып әйтә алабыз. Аларда без элек хыяллана гына алган җиһазлар пәйда булды. Районның күп кенә торак пунктларында яңа ФАПлар сафка басты. Әмма камил техника һәм югары технологияләр - югары әхлак сыйфатына ия чын профессионаллар кулында гына тиешле нәтиҗәсен бирә. Бездә андый хезмәткәрләр байтак.

      Сезгә әлеге мактаулы хезмәтегездә чын күңелдән уңышлар телим. Аның нәтиҗәләре безне мөмкин кадәр ешрак сөендерсен! Бу бәйрәм көнендә район халкы сәламәтлеге сагында кизү торучы табибларга, ашыгыч ярдәм күрсәтү системасында эшләүче медицина хезмәткәрләренә эчкерсез рәхмәт сүзләремне җикерәм. Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!

 

Кайбыч

муниципаль

районы башлыгы                                                                                                  А.И.Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International