Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Мөхтәрәм дин кардәшләр!​

      Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән  чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим. 

      Рамазан ае - ул рухи чисталыкны, дөньяны ярату, шәфкатьлелекне,  игелек эшләр кылу камилләштерү чоры.  Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Шулай ук бу бәйрәм мөселманнарга яхшы кәеф, шатлык һәм ышаныч алып килә. 

       Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын.
       Барыгызга да чын йөрәктән игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!  Ураза гаете мөбәрак булсын!

 

Кайбыч

муниципаль

районы башлыгы                                                                         А.И. Рәхмәтуллин
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International