Бүген 13 июнь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы Рушан Хузин, районның баш табибы Гөлнара Сәфиуллина, мәгариф бүлеге башлыгы Ильдар Шакиров докладларын тыңладык.
«2018-2019 җылыту периоды » доклады белән Кайбыч районының башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында, алдагы атнага төп бурычлар билгеләнде. Сабан туен уздыру мәсьәләсе күтәрелде, җаваплы кешеләр билгеләнде.