Буа шәһәрендә Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестивальнең республика этабы узды

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

     6-8 июньдә Буа районында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» җәйге фестивальнең республика этабы узды.

     Анда Республиканың шәһәрләреннән һәм районнарыннан  15 иң яхшы команда чакырылды.

     Фестиваль нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы  10 иң яхшы командаларга керде. Иске Тәрбит укучысы Нина Николаева  17 октябрьдан  алып 6 ноябрьга кадәр “Артек” Халыкара балалар үзәгендә узачак Бөтенроссия фестивале финалына чакырылды. Ул грамота һәм медаль белән бүләкләнде.

     Фестивальдә Мәлки мәктәбеннән Кристина Блинова һәм  Кече Мәме мәктәбеннән Максим Блохин шулай ук грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр.

     Без аларны котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International