1 июньдә Кайбыч районы мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Игелек кыл" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Концертта "Авыл Дэнс" иҗади коллектив, сәламәтлеге чикләнгән балалар һәм Казан артистлары катнашты. Сәхнәдән күп-кенә җырлар, шигырьләр башкарылды.
Концерт азагында, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да балаларны яклау көне белән котлады һәм артистларга рәхмәтен әйтте.