Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара балаларны яклау көне белән котлый

2018 елның 1 июне, җомга

Хөрмәтле Кайбычлылар!
Барыгызны да  Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Балачак белән иң якты, чиста һәм яхшы  көннәр генә бәйле. Ул вакытта ниндидер могҗизага ошанасын һәм һәрбер яңа көнгә шатланасың.

Әлеге матур көндә ихлас күңелдән сезгә - балаларга , җәйге каникул вакытында яхшы ял итәргә, шатлык белән әти-әниегез, дуслар белән аралашырга, яңа ачышлар һәм якты, онытылмаслык хис кичерергә! Сезнең бала хыялларыгыз чынга ашсын, туганнарыгыз сезне яратсын, кадерләсен.

Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар! Балаларны саклагыз!  Һәр бала мәхәббәттә һәм гармониядә яшәсен!

Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасының

Кайбыч районы

башлыгы                                                                                                                            А.И. Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International