2018 елның 29 маенда Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе белән берлектә Халыкара Гаилә көне һәм Балаларны яклау көне кысаларында ведомствоара зональ семинар-киңәшмә уздырды.
Аның темасы – “Кисәтү системасы субъектларының социаль куркыныч һәлдә булган гаиләләрне ачыклау турында”.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының министр урынбасары Юлия Абдреева, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гәрифуллина һәм 8 район вәкилләре катнашты.