Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе “Талантлар җире” дип исемләнгән II хәйрия фестивален үткәрде. Анда “Гаврош” приютыннан һәм 11 санлы мәктәп-интернат балалары чакырылды. Традиция буенча, билетлардан җыелган акчага шул ук “Гаврош” приютындагы,мәктәп-интернатындагы һәм 18 санлы шәһәр хастаханәсендәге балаларга бүләкләр алыначак.
Фестивальда катнашучылар – ул Росреестр идарәсе хезмәткәрләренең балалары да. Бу юлы тамашачыны балалар үзләренең җырлары, биюләре белән шатландырды. Эмиль Фахретдинов Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышына багышланган “Варварство” дигән шигырен сөйләде.
Фестивальда Бөтенроссия һәм Халыкара фестивальләрнең лауреатлары да катнашты. Аларның арасында Катя Баранова, Адилә Исмагилова, музыкантлар – Эмиль Кәлимуллин һәм Тимур Яруллин, биючеләр – Султана Сәхәбутдинова, Рамазан Хәмидуллин һәм башкалар.
Сәхнәдә беренче адымнарын ясап, абыйлы-энеле Тимур һәм Мурат Галлямовлар да чыгыш ясады.