Чүти авылында Зариф Бәширигә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

   Кайбыч ягы үзенең бөек шәхесләрен онытмый. Шул уңайдан Кайбыч китапханәчеләре Зариф Бәширинең  130 еллыгы уңаеннан Чүти авылы китапханәсендә бик матур “Зариф Бәшири - авылыбыз горурлыгы”  исемле әдәби-музыкаль кичәдә  булдылар. Китапханәче Фәридә Низаметдинова язучының иҗаты белән таныштырды, 5 сыйныф укучылары Зариф Бәширинең шигырләрен сөйләделәр, ә түгәрәккә йөрүче балалар гармун белән курайда уйнап,  үзләренең сәләтләрен курсәттеләр.  “Чүти мишәрләре” фольклор ансамбеле чыгышы безне Зариф Бәшири яшәгән чорга, гүзәл табигатенә алып кайтты. Без бу кичәдән күңелләребезгә сихәт, рухи азык алып кайттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International