Бу елның башында татарстанлылар күчемсез милек Бердәм Дәүләт реестрыннан 400 меңнән артык мәгълүмат сорадылар. Аларның 350 меңнән артыгы электрон формада. Шуннан чыгып, 83 процент гариза бирүчеләр кирәкле мәгълүматны электрон формада алуын теләделәр. Ул цифрлы имза белән күрсәтелә һәм шулай ук кәгазъдәге шикелле законлы дип санала.