Күптән-түгел Галия Кайбицкая исемендәге III Халыкара вокаль осталыгы конкурсы узды. Конкурсның җиңүчеләре 20 май көнне "Җырлыйк әле" караоке-шоуында катнаштылар. Бу безнең якташ, КФУ профессоры Лидия Әхметованың тәрбияләнүчеләре. Катнашучыларга ярдәм итәргә Кайбыч районынның тамашачылары да бардылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рамис Хаялиев котлады.