21 май көнне - Галия Кайбицкаяның туган көне

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

21 май көнне безнең якташның, халык артисты Галия Кайбицкаяның туган көне. Аның исемсез, татар музыка сәнгате өлкәсендә профессиональлекнең үсешен һәм формалаштыруын күзалдына да китереп булмый. Галия Кайбицкая Татар Дәүләт Драма театрында 1923 елдан 1934 елга кадәр эшли. Ул М. Фәйзинең «Асылъяр»,  К. Тинчуринның «Казан сөлгесе»,  «Зәңгәр шәл» - Майсара, «Ил» - Зифабану, «Сүнгән йолдызлар» спектакльларында баш ролен уйнаган. 

Галия Мотыйгулла улы 1906 елда Җаек шәһәрендә туса да, ул үзенең туган ягын, әтисе Мотыйгулла Төхватуллин яшәгән авылны, Кече Кайбычны яраткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International