19-20 майда Мамадыш шәһәрендә спорт белән шөгелләнүче гаиләләр арасында республика буенча ярышлар узды. Инде 7 ел рәттән ярышта Кайбыч районын Федоровск авылыннан Григорьевлар гаиләсе тәкъдим итте. Алдагы елларда Юрий Григорьев һәм Альбина Григорьева үзләренең олы кызлары Полина белән 2 тапкыр Бөтенроссия һәм 5 тапкыр республика буенча җәйге авыл спорт уеннарырында җиңү яулаган булсалар, бу юлы алар белән олы апасын кече уллары Егор алмаштырды һәм Григорьевлар гаиләсе кабат республика буенча иң яхшылардан саналды. Без аларны котлыйбыз!
Бергә яулаган җиңүләре белән, алар үзләренең программасында Татарстан Республикасын киләсе Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары тәкъдим итәчәкләр. Ул җәй көнне, Курск өлкәсендә үтәчәк.