Казанда пенсионерлар Спартакиадасының финалы узды

2018 елның 20 мае, якшәмбе

18 майда Казанда Җиңү Көнененең 73 еллыгына  багышланган  VIII республикакүләм пенсионерлар Спартакиадасы узды. Ярышта Татарстанның районнарыннан, шәһәрләрдән 570  тирәсе пенсионер  катнашты. Аларның арасында апрель-май айларында, 1 этапта җиңү яулаган безнең Кайбыч пенсионерлары да бар иде.

Чара кысаларында киләсе тәртиптә ярышлар үтте: җиңел атлетика, бер урыннан ераклыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек, суда йөзү һәм «Күңелле стартлар» эстафетасы.

Кайбыч районының составы:

- Нуруллин Риза (суда йөзү буенча)

-Шагивалиев Фаиль (ату буенча)

-Гыйбадуллин Хәмит (өстәл теннисы)

-Бугульминский Николай (дартс)

- Иванов Дмитрий (чабу буенча)

хатын-кызлар:

-Стерякова Евгения (дартс)

-Стерякова Нина (ату буенча)

-Тәхәбиева Кәфия (йөзү буенча)

-Ершова Мария (чабу буенча)

- Майданова Валентина (өстәл теннисы)

-Ибатуллина Татьяна (суда йөзү буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International