Бәрле буйларын чистарту бара

2018 елның 18 мае, җомга

17 майда Олы Кайбычта санитар-экологик чистарту буенча икеайлык кысаларында Бәрле елгасы тирәләрен чистарту эшләре бара. Анда Олы Кайбыч мәктәп укучылары үзләренең укытучылары  җитәкчелегендә  катнаштылар. Пыяла һәм пластик шешәләр, консервный банкалар, корыган агач ботакларын - бөтен чүпләрне җыйдылар. Чүпне машинага төяп  территориядән чыгардылар. Барлык катнашучыларга рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International