11 майда Арча районында «Татар кызы - 2018» конкурсы узды. Кайбыч районыннан элеге конкурста Федоровск авылыннан Динара Галиуллина катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, ул киләсе турга чыкты. Киләсе тур Казан шәһәрендә үтәчәк. Башта катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, ә аннары җырлар җырлап, бөеп үзләренең номерларын күрсәттеләр. Безнең кызыбызны «Авыл Дэнс» бию төркеме хуплады. Динараны әлеге конкурска Рамилә Әбләзова һәм Алгиз Фәйзуллин әзерләде.