Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киләчәк Җиңү көне белән котлый

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! 

Сезне чын күңелдән Бөек җиңүнең 73 еллык көне белән тәбрик итәм! 

Бу бәйрәмдә безнең йөрәкләр шатлык, тынычлык тантанасы һәм шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен кайгы хисләре белән дә тула.

Бу көнне без барлык фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Алар киләчәк буыннарга тынычлык һәм азатлык бүләк итеп, ныклык, батырлык үрнәге булды.

Сезгә корычтай нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим. Тормышыгызда ихтирам, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын! Җиңү бәйрәме белән!

Татарстан Республикасынын

Кайбыч районы

башлыгы                                                                                       Альберт Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International