Кайбыч районы «Урмай-Зәлидә» фестиваленда гран-прига лаек булды

2018 елның 28 апреле, шимбә

26 апрельда Чувашстан Республикасы Комсомол районында урнашкан Урмай авылында "Урмай зәлидә" төрки дөнья традицион мәдәниятенең халыкара фестивале үтте. 

«Урмай зәлидә» Халыкара төрки традицион мәдәният фестивале иң яхшы этник иҗат коллективларын, аерым башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, төрки халыкларның этник хореографиясен, инструменталь музыкасын, вокал һәм халык иҗатын популярлаштыру, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм тарату, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләр белән мәдәни элемтәләрне җайга салу һәм ныгыту максатыннан оештырыла.

Кайбыч  районы   фольклор, халык җырлары һәм хореография буенча иҗади номерлар тәкъдим итте.

1 дәрәҗә лауреатлары:

- “Милли аерым вокал башкару осталыгы” номинациясендә Иске Чәчкаб авылыннан «Салават күпере» вокаль ансамбле;

- «Аутентик формада эшләүче традицион фольклор ансамбльләр» номинациясендә Олы Тәрбит «Тәнкәләр» фольклор ансамбле һәм «Гылбулар» балалар фольклор ансамбле;

-"Милли аерым вокал башкару осталыгы” номинациясендә Олы Тәрбит авылыннан Марина Тараканова;

 "Милли фольклор бию сәнгатен башкару осталыгы" номинациясендә Авыл-Дэнс коллективы гран-прига лаек булды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International