Иске Тәрбит авылының "Сәүдияр" ансамбле Туган телгә һәм Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган бәйрәмдә катнашты. Бу чара Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының мәйданында, һәйкәл янында узды. Бәйрәмдә республиканың төрле иҗади колективлары катнашты. Бәйрәм уңышлы үтте. Барысына да рәхмәт!