2018 елның 26 апрелендә район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Әлеге комиссия утырышында нигездә РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 5.35 (1 өлеше) маддәсе буенча ачылган административ эшләр каралды. Бу маддә ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәгән, ягъни балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караучыларга карата булды.
2018 елның 1 кварталына Кайбыч районында балигъ булмаган яшүсмерләрне хокук бозулар һәм җинаятьләр буенча анализ ясалды.