22 апрельда "Миләшкәй" балалар бакчасында Җир көнен билгеләп үттеләр. Безнең балалар бакчасында ЭкоВесна конкурсына нигезләнеп җир көне уңаеннан "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дигән викторина үткәрелде. Балаларга төрле табышмаклар әйтелде, планеталарга сәяхәт уены уйнадылар, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Иң соңыннан зурлар төркеме балалары "Кеше һәм табигать" дигән театрәлләштерелгән тамаша карадылар. Бәйрәм балаларның күмәкләшеп: "Планетабызны саклагыз, аның башкасы юк!"- дигән сүзләре белән тәмамланды.