Кайбыч Үзәк балалар китапханәсендә “Китапханә төне” дигән Россиякүләм акциясе узды. Кайбыч урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Кайбыч районының тарихы белән таныштылар, районыбыз турында видео-ролик карадылар. Укучылар арасында мини-викторина оештырылды. Балалар бик теләп һәм төгәл җаваплар бирделәр.