«Китапханә төне»

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

   20 апрельда районның барлык китапханәләрендә Россиякүләм «Библиосумерки» акциясе узды.Әлеге акцияның максаты хәзерге заманда китап укуга заманча караш формалаштыру. «Библиосумерки» программасы урта яштәге  мәктәп балаларына     исәпләнгән. Акциядә китапханәнең иң актив укучылары катнашты. Яшь укучыга бик кызык булган булыр иде, әгәрдә ул төнге вакытта үзенең яраткан китапханәсендә булса. Ләкин төнге вакытта йөрү өчен, безнең шаян нәниләребезгә аз гына үсәргә кирәк. Үз вакытларын  бушка уздырмыйча,  барлык эшләрен ташлап, сәгать кичке җидегә китапханәгә ашыктылар.  Китапханәчеләр балаларга уеннар, табышмаклар, кроссвордлар дөньясына сәяхәт оештырдылар.  Бу уен остаханәсендә яшь укучыларга үзләренең интеллектуаль мөмкинлекләрен дә күрсәтергә туры килде.

   Катнашучылар   барлык сынауларны яхшы  үтәделәр. «Библиосумерки 2018» бәйрәме безнең район балалары өчен бик истәлекле булып калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International