21 апрельда Район мәдәният йортында рэпер Альберт Шәрәфетдиновның концерты узды. Альберт Нурминский һәм Вильдан Шәмсетдинов үзенең командалары белән тамашачыларның күңелләрен беренче үк нотадан күтәрде. Залда бик “эссе” булды. Яшьләр кул чабып артистлар белән кушылып җырлады. Барысына да концерт бик ошады. Артистларга уңышлар телибез һәм яңа концерт чыгышларын көтеп калабыз.