21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә

2018 елның 20 апреле, җомга

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләрен белдерде:

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Җирле үзидарә - район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Сезгә хас матур сыйфатлар - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, җаваплылык һәм тырышлык.  Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешүдә төп ачкыч булып тора. Җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә районыбызда яңа торак йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырыла, юллар төзелә, урамнар яктыртыла, ял итү урыннары булдырыла. Үзара салым буенча кабул ителгән программаның безнең районда уңышлы эшләве мактауга лаек. Авыл җирлекләре башлыклары программаның асылын яхшы аңлый, халык арасында да аңлату эшләрен алып бара. Моның нәтиҗәсе буларак, районыбыз авыллары күзгә күренеп үзгәрә, аларда кешеләргә яшәү, эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен уңай шартлар булдырыла. Авыл кешесенең күңел тынычлыгы, киләчәк көнгә ышанычы арта. Бүгенге бәйрәм көнендә районыбыз җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, авыр һәм мактаулы эшләрендә һөнәри уңышлар, яхшы хезмәт өчен хөрмәт, а район халкына уртак йортыбызның чын хуҗалары булуларын телим!"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International