17-20 апрельда Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең базасында PISA-2018 дигән тикшеренү бара. Әлеге тикшеренү төрле илләрдәге укучыларның укумышлыкларын бәяли һәм үз белемнәрен практикада кулланырга өйрәтә. Тикшеренү өч елга бер тапкыр була. Анда үнбиш яшьлек яшүсмерләр катнаша. Кайбыч районыннан тикшкренүдә Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Кече Мими, Олы Подберезье мәктәп укучылары катнаша.