21-26 апрель көннәрендә “Татарстан музейлары язы – 2018” Республика акциясе үтәчәк. Акция Татарстан Республикасының Милли музее инициативасы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстанның музейлар Ассоцияциясе тарфыннан оештырыла. Быел ул Рәсәй Федерациясендә игълан ителгән Волонтерлык елына һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Лев Толстой елына багышлана.
Галия Кайбицкая исемендәге музейда да акция кысаларында экскурсияләр, музей дәресләре һәм башка чаралар үтәчәк. Акция 26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара белән тәмамланачак. Атна дәвамында һәр теләгән кеше музейга бушлай керә алачак.