18 апрельда Мәлки авылы китапханәсендә методист Маланьева Н.Н. түгәрәк әгъзалары белән Кайбыч районы көненә багышланган «Зур куаныч» иҗади конкурс үткәрде. Мәлки авылы мәктәбеннән алтынчы сыйныф укучысы Маурчева Юлия үз куллары белән гофрированный кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. 6 нчы сыйныф укучылары Милана Горшкова һәм Петухова Кәринә кулинария буенча «Кулинарный эрудит» мастер-классы үткәрделәр. Конкурсның максаты: укучыларның танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерергә, кулинария буенча кызыксындырырга.