Бүген Кайбыч муниципаль район Советы исәп-хисап бүлеге Гатия Мостафа кызы Журавлева үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Гатия Мостафа кызы, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, теләкләрегезнең чынбарлыкка ашуын, бәхет чыганагыгыз саекмавын, яшәүнең һәр мизгеленнән ямь табып, тирә-юньдәге гүзәллекне тоеп яшәвегезне телибез. Күңелегездәге ак хыяллар, гомер буе туплаган тәҗрибәгез Сезнең якты киләчәккә нигез булсыннар. Бу дөньяны cөеп, яратып, озын гомер юлы узарга язсын Сезгә!
Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, урынбасары Рәмис Хәялиев һәм барлык коллектив хезмәткәрләре Аны кайнар котлады.