17-18 апрель көннәрендә Кайбыч районы “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” дип исемләнгән күчмә фотокүргәзмә эстафетасын кабул итте. Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре, дәуләт һәм район музейлары тормышка ашыра.
Проект җәмәгатьчелек игътибарын, бигрәк тә мәктәп укучыларның hәм яшьләрнең, халыкның тарихи хәтерен, саклау зарурлыгы, буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, яшь буында ватан пәрвәрлек хисләрен тәрбияләү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге уникаль проект Җиңү бәйрәменә кадәр республиканың һәр районын урап чыгачак. 9-Май бәйрәмендә күргәзмә Казанда ачылачак. Безнен районга фотокүргәзмә эстафета рәвешендә Югары Ослан районын килде. Сугыш хатлары бастырылган 48 баннер, Кайбыч районының туган көне уңаеннан, 18 апрель көнне район мәдәният йорты фойесында тәкъдир ителде. 19 апрельдә эстафетаны Апас районы кабул итәчәк.