Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч районы көне белән котлый!

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Кадерле якташлар! 

  Чын йөрәгемнән сезне Кайбыч районы оешуының егерме җиде еллык бәйрәме белән котлыйм!  Кайбыч районы тарихи үткәне белән бик бай.  Аның язмышы Татарстан тормышы белән нык бәйләнгән. Безнең Кайбычыбыз үзенең эшчән халкы белән зур уңышларга иреште.

   Кадерле якташлар, безнең Кайбыч районының киләчәге бездән тора, безнең бер-беребезгә игътибарлы булу, ярдәм итү, заманча комфорт белән яшәүне булдыру. Кайбычыбыз тагын да ямьләнсен, үзсен, һәр гаиләгә шатлык, бәхет, сәламәтлек килсен. 

   Туган көнең белән яраткан районыбыз! Бәйрәм белән кайбычлылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International