Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узган чираттагы планеркада соңгы ике атнадагы эшчәнлегенә анализ ясалды, алда торган мөһим мәсьәләләр каралды. Полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Исхаков, баш врач Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров, район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов чыгыш ясады, хокук тәртибен саклау, сәламәтлек, яшьләр эшчәнлеге белән таныштырды.
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров санитар-экологик икеайлык башлануы турында сөйләде. Кайбыч районында икеайлыкны оешкан төстә үткәрү буенча карар кабул ителгән. Бу карарда сүз барлык авыл җирләрендә өмәләр үткәрү турында бара.
Район башлыгы Кайбычны 19 апрельга - район туган көненә кадәр чистарту бурычын куйды.