Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин якшәмбе көнне үтәчәк Пасха бәйрәме белән котлый.

2018 елның 7 апреле, шимбә

   "Без күпмилләтле районда дус һәм тату гаилә булып яшибез, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашабыз. Пасха кебек бәйрәмнәр халыкны тагын да ныграк берләштерә, дуслык һәм туганлыкның кадерен белергә, башкаларга карата игелекле гамәлләр кылып яшәргә өйрәтә. Теге яки бу дини бәйрәм, йолаларның кайсы халыкныкы булуына әһәмият биреп тормастан, без инде күптән аларны барыбыз бергә җыелышып бәйрәм итәбез. Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, православие районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы узара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек рухында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Башка милләтләрнең гореф-гадәтен, мәдәниятын ихтирам итеп, үз җиребездә иң ирекле нәрсә - тынычлыкны саклыйбыз. Ул киләчәктә дә шулай дәвам итәргә тиеш. Бәйрәмнең язның тернәкләнеп килгән ямьле вакытына туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Табигатьнең шушы фасылында бар тереклек дөньясы яктылыкка, нурга тартылган кебек, без дә туар таңнарны игелекле гамәлләр белән генә каршыласак иде. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш, эшләрендә уңышлар телим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International