Буинск шәһәрендә "Моңлы тамчы" фестивале үтте.

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2018 елның 30 нчы мартында балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" фестивале үтте. Алтынчы тапкыр үткәрелеп фестивальда 18 районнан 300 бала катнашкан. Урыслар, татарлар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар һәм көрәшен коллективлары үзләренең гореф гадәтләрен, җырларын, биюләрен оста күрсәттеләр.

Шушы фестивальда  Иске Тәрбит мәдәният йортыннан "Яшь Саудияр" балалар фольклор коллективы (җитәкче - Любовь Тимофеева) һәм Зур Тәрбит мәдәният йортыннан "Гылбулар" балалар фольклор коллективы (җитәкче - Драндрова И.В.) катнаштылар.

Фестиваль гала-концерт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International