25 март- Мәдәният хезмәткәрләре көне

2018 елның 24 марты, шимбә

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Кайбыч  муниципаль район башлыгы Альберт  Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләрен җиткерә: "Хөрмәтле Мәдәният хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне чын күңелемнән Мәдәният хезмәткәре көне белән тәбрик итәм!Бу көнне мәдәният йортлары һәм авыл клублары белгечләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең фидакарь хезмәтләре белән район халкының гореф-гадәтләрен саклыйлар, мәдәни һәм  рухи потенциалны үстерүгә өлеш кертәләр. Фидакарь хезмәтегез, иҗади эзләнүегез, киләчәктә дә районыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклап калуга көч куюыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә саекмас илһам, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International