Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче Батталова Фәүзия Шәйхәттар кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан аны Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде. Юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, олы шатлыклар, кайгы –хәсрәтсез көннәр теләп Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды. Яшь буын өчен кыйммәтле байлык булып киләчәктә дә шулай яшәү дәртен сүндермичә, сөенечтә, бу искиткеч дөньяның муллыгында яшәргә язсын дигән теләктә калды.