Яңа ел бәйрәменә багышланган абонементларның номерлары уйнатылды һәм җиңүчеләр билгеләнде

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

“Салават купере” спорт сәламәтләндеру комплексында декабрь, январь айларында Яңа ел бәйрәменә багышлап абонементлар сатуга куелды.  15 февраль көнне  бу сатылган  абонементларга нәтиҗә ясалды, ягъни абонемент номерлары  уйнатылып җиңүчеләр билгеләнде. Отыш 4 категорядә уйнатылды.   Беренче җиңүчеләребез дә инде мәгълүм. Район узәк бухалтерия җитәкчесе Газизова Миләүшә Фазыл кызы -  8 сәгатьлек,  район эчке эшләр бүлегенең участок полициясе Нугманов Раил Равил улы  - 4 сәгатьлек абонементка лаек булдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
Тагын ике абонемент hәм дүрт  бер сәгатьлек билет җиңүчеләрне көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International