“Ел Хатын - кызы. Ел ир-егете: хатын - кыз карашы” конкурысының зона этабы нәтиҗәләре билгеле.

2018 елның 17 феврале, шимбә

“Ел Хатын - кызы. Ел ир-егете: хатын - кыз карашы” конкурысының зона этабы нәтиҗәләре билгеле. Анда 8 районнан 30 катнашучы көч сынашты: Кайбыч, Буа, Яшел Үзән, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнары.

1993 елдан бирле үткәрелә торган конкурста төрле номинацияләрдә иң яхшы хатын-кызларны һәм ир-атларны билгеләделәр. Безнең район биш номинациядә тәкъдим ителде һәм берьюлы дүрт  җиңүгә лаек булды.

Җиңүчеләр: “Өченче буын героинясы” номинациясендә чыгыш ясаучы Нина Дунаева, “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясендә Эльмира Рәхмәтуллина, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә Чулпан Камалиева, “Ир-ат лидер” номинациясендә  Илмас Хәмидуллин 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкалада узачак финалга чакыру алды.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясап Энҗе Мингалиева  бәйге катнашучысы буларак диплом белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International