"Халкым хәзинәсе" фестивале

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

  Халыкның гореф-гадәтләренең ролен һәм әһәмиятен күтәрү максаты белән үткәрелүче"Халкым хәзинәсе" фестиваль-конкурсы башланып китте.

  Әлеге бәйге районыбыз авылларының фольклор коллективлары арасында үткәрелә. 8 февраль көнне сайлап алу туры Мәлки зонасында узды. Комиссия әгъзалары Чути, Зур Тәрбит, Иске Тәрбит,  Мәлки, Байморза, Хуҗа Хәсән авылларындагы фольклор коллективларның  чыгышларын карады.  Фольклор коллективлар узләренең көрәшен  гореф-гадәтләрен тәгъдим иттеләр. Гармунга, баянга кушылып җырлап-биеп күңел ачтылар. Сандык хатирәләре булып сакланган, хәзерге вакытта югалып барган йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне саклап, усеп килүче буынга житкерү -безнең бурычыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International